Татарстан һәм Һиндстан арасында мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе Иштияк Әхмәт Гилькар Казанда Һиндстан консуллыгы ачарга җыенулары турындагы хәбәргә үз фикерләрен җиткерде. «Бу безнең өчен бөтенләй көтелмәгән вакыйга түгел, - диде ул. – Сүз дә юк, консуллык ачылу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертәчәк. Аларны Россиянең ике шәһәре – Казан һәм Екатеринбургта ачарга җыенулары турында Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Мәскәүдә ясаган чыгышында җиткергән иде. Ә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бу карарның БРИКС саммитында кабул ителәчәген әйтте.
Россиядә консуллыклар ачу турындагы сөйләшүләр инде 2012 елда, Россия Федерациясендә Һиндстан Республикасының вәкаләтле илчесе булып Аджай Малхотра торганда ук башланган иде. Шул вакытта аны нәкъ менә Казанда ачу мөмкинлеге турында да сүз булды. Шуңа күрә дә без бу хәбәр кайчан да булса тормышка ашар дип көтә итек».
Әхмәт Гилькар әйтүенчә, Татарстан Һиндстан гражданнарын матурлыгы, үзнзәлекле булуы белән үзенә тартып тора. “ Консуллык ачылу Татарстанда яшәүче һәм эшләүче Һиндстан гражданнарына шактый җиңеллек китерер иде. Казанга Һиндстаннан килеп укучы студентлар да күп, аспирантлар да бар. Әйтергә кирәк, Казан федераль университеты базасында һинд телен өйрәнү үзәге дә эшләп килә. Ул Мәскәүдәге Һиндстан илчелеге белән Джавархарлала Неру исемендәге мәдәни үзәк ярдәмендә ачылды. Моннан тыш Татарстанда Һиндстан белән хезмәттәшлек итүче бик күп заводлар бар. Шуңа күрә консуллыкка ихтыяҗ зур дип уйлыйм. Ә инде нәкъ менә Казан шәһәрен сайлап алулары юкка түгел. Бу шәһәрдә төрле милләт һәи дин кешеләре дус һәм тату булып яши. Тарихлары, традицяләре гасырлар аша килә. Милләтара мөнәсәбәтләрнең үсеше Россиядә күпләргә үрнәк булып тора”, – диде ул.
Иштиак Әхмәт Гилькар җитәкләгән үзәк бүген дә зур эшләр алып бара. “Без Татарстанның Мәдәният, Спорт министрлыклары һәм башка ведомстволар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Һиндстан илчелеге белән берлектә төрле чаралар үткәрәбез. Ә консуллык ачылу исә безгә яңа мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез”, – диде Иштияк Гилькар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез