Газетага язылу

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясалды

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел анда 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтүче 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашырга теләк белдергән.

Тәкъдим ителгән продукцияне республиканың профильле министрлыклары, ведомстволары һәм контроль органнарыннан 40 тан артык белгечне берләштергән 10 эксперт комиссиясе тикшерде. Алар товарларның һәм хезмәтләрнең үзенчәлекләренә генә түгел, хезмәт иминлеге, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны саклау күрсәткечләренә һәм башка якларына да игътибар иткән. Нәтиҗәдә 156 лауреат, I дәрәҗәдәге – 139 һәм  II дәрәҗәдәге 27 дипломант билгеләнде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре