Газетага язылу

Татарстан Росреестры 1 сентябрьдә гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра

Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Росреестр белгечләре гражданнарның сорауларына 10-12 сәгатьтә җавап бирәчәк.

Чара гражданнарга гаражларны гына түгел, ә алар урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир участокларын да 2031 елның 1 сентябренә кадәр бушлай милеккә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган Федераль закон гамәлдә булуның бишьеллыгына туры китерелгән.

Әлеге закон кысаларында гаражны һәм җир участогын ничек рәсмиләштерергә икәнен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып белергә мөмкин:

  • Казанда – 8(843) 255-25-71;
  • Түбән Камада – 8-937-770-15-00 (өстәмә – 1176 яки 3204);
  • Чаллыда – 8(855) 271-38-31;
  • Алабугада – 8(85557) 3-12-15.

2026 елның май аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда гараж амнистиясе программасы гамәлгә кергәннән алып 24 884 объект рәсмиләштерелгән. Бу - 9,6 меңнән артык гараж һәм гомуми мәйданы 418 мең квадрат метр тәшкил иткән 15,3 меңгә якын участок. РФ Президенты Владимир Путин агымдагы елның 4 августында программаны биш елга — 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайтты. «Татар-информ» агентлыгы бу хакта элегрәк хәбәр иткән иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"путин, "владимир путин", ""нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбас

Көн хәбәре