Татарстан вәкилләре пуля белән ату буенча Россия чемпионаты һәм Кубогында дүрт медаль яулады. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышлар Мәскәү өлкәсенең Дмитров районындагы «Лисья Нора» спорт-ату комплексында узган.
«Пневматик винтовка, катнаш пар» дисциплинасында Ярослав Климин белән Варвара Кардакова алтын медальгә лаек булган.
«Кече калибрлы винтовка – өч торыш» дисциплинасында Варвара Кардакова, Айгөл Хәбибуллина һәм Ангелина Андриянова көмеш медальләр яулаган.
Моннан тыш, Айгөл Хәбибуллина «ВП-60ж» категориясендә бронза медаль алган. Ә Роман Антропов «ВП соло» категориясендә өченче урынны яулаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез