Татарстан студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев сүзләренә караганда, студентлар ил эчендәге объектларга гына түгел, башка дәүләтләргә дә эшкә йөри. 
 Алар Төркия, Бангладеш һәм Мисырда тәҗрибә туплап кайткан.
– Төркия һәм Мисырда атом станциясе төзелешендә катнаштым. Анда барлыгы 39 студент барды. Минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды ул. 4 ел укуымның бер елын атом станциясендә үткәрдем. Хис-кичерешләремне хәтта сүзләр белән дә аңлатып булмый. Без бик кирәкле эш башкарабыз. Ни өченме? Бангладешта, Мисырда энергетика белән зур проблемалар бар. Анда гадәти көнне дә ут юкка чыгарга мөмкин. Без атом станцияләрен төзеп бетергәч, бу кешеләрнең бик күп ихтыяҗларын каплаячак, – дип бүлеште Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 4 курс студенты Абделмәлик Асоев.
Моннан тыш, Татарстан студентлары Белоруссиядә патриотик үзәк төзелешендә катнашкан. Бу турыда «Тесла» КДЭУ студентлар отрядлары штабы комиссары Айгөл Миңнекаева сөйләде:
 – Быел миңа Белоруссиягә патриотик үзәк төзелешенә бару мөмкинлеге туды. Планда – тулай торак, уку йорты һәм спорт мәйданчыклары төзү. Быел без тулай торак төзү эшләре белән шөгыльләндек.Проект җәйгә генә планлаштырылмаган. Төзелештә Татарстаннан 6 отряд катнашты», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез