Тыйнак батырлык
Абынып егылган ана, бармагын өздергән ир-ат, аяксыз кала язган бабай... Татарстан табибларын зур батырлыкларга этәргән язмышларның берничәсе генә бу... Республика табиблары уникаль операцияләре, гаҗәеп осталык кыйссалары белән гел шаккатырып тора анысы. Әмма кайберләреннән чын мәгънәсендә чәчләрең үрә тора.
Абыну да – бәхет
Әле ярый егылганмын! Балык Бистәсендә яшәүче Алинә Романова бүген шулай дип шөкер итә. Беренче карашка аның бу шатлыгы сәер тоелса да, чынлыкта аның гомерен саклап калган абыну була ул. Әле бит ул чакта карынында сигез айлык баласы да була! Бүгенге бәхете өчен атлаган саен РКБ табибларына рәхмәт укый ул.
Бүген кырыгынчы яше белән баручы Алинә беренче баласын моннан унсигез ел элек алып кайта. Быел аңа тагын бер кат ана булу бәхете насыйп була. Икенче йөклелеген бик җиңел кичерә Алинә. Бер урында таптанып торучылардан түгел ул: йөкле килеш спорт белән дә шөгыльләнә, сәяхәтләрдән кайтып керми. Әмма август аеның бер көне аның тормышын ике өлешкә бүлә дә куя.
Йөклелекнең сигезенче ае, октябрь башында кызлары туарга тиеш, сәламәтлек тә зарланырлык түгел... Бар да яхшы кебек. Әмма бәла бөтенләй көтмәгән җирдә сагалап торган була – Алинә баскычтан егылып төшә.
– Анда да әллә ни җитди хәл булды дип уйламадым әле мин. Берни дә борчымады, бераз билем генә авыртып торды. Ә аның болай да борчымаган чагы сирәк иде. Шуңа күрә бил авырта дип кенә табибка баруны кирәк тапмадым, – дип искә ала Алинә.
Әмма кичкә таба инде ул аңсызланып ук егыла. Хатынны тиз арада район хастаханәсенә илтәләр. Аннан тиз арада РКБның перинаталь үзәгенә озаталар. Эшнең нидә икәнен тәгаен аңлау өчен биредәге тәҗрибәле табибларга да әллә ничә тапкыр УЗИ ясап, берничә тапкыр консилиум җыярга туры килә.
– Алинә гел бил авыртудан зарланды. Монысы – йөкле хатын-кыз өчен гадәти хәл. Ә менә, бөерем авырта, дип бер тапкыр да зарланмады. Төгәл диагноз куюны әнә шул катлауландыра инде, – ди баш табибның акушерлык-гинекология хезмәте буенча урынбасары Нигина Нигъмәтуллина.
Ахыр чиктә табиблар булачак ананың кан тамыры өзелү аркасында гематома пәйда булганлыгын ачыклый. Бу исә үлем куркынычы бар дигән сүз. Табиблар Алинәнең уң як бөерендәге зур шеш эчендә тагын бер юкарган кан тамыры барлыгын ачыклый. Бәхеткә, анысы өзелмәгән була. Әмма бөердәге шеш бик зур булып үсәргә өлгергән.
РКБның 1 нче номерлы рентген-хирургия алымнары һәм дәвалау бүлеге мөдире Андрей Терегулов яшерми: ул мизгелдә табиблар җиде юл чатында кала. Бу очракта ананың гомерен саклап калыргамы? Әллә инде баланымы? Табиблар «икесенең дә гомерен саклап калачакбыз» дигән карарга килә.
Андрей Терегуловка иң җаваплы эш йөкләнә: ул бөер артериясендәге кан әйләнешен туктатып тора. Бу, үз чиратында, шештәге кан тамырын өзелүдән, кан китүдән саклый. Башка табиблар ул арада кесарь кисеме ярдәмендә тиз генә бала таптыра.
Дөньяга Раяна исемле кызчык аваз сала. Аны тиз арада ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар. Алга таба табиблар бөердәге шешне алырга керешә. Онколог-хирург Иван Кутов белән уролог Рамил Гыйльметдинов шешне дә ала, бөерне дә саклап кала.
– Әгәр кан тамырында аневризма булмаса, бу хатын бала тапканда исән калмаган булыр иде. Ник дигәндә, бала тапкан мизгелдә кан китә башласа, аны инде берничек тә туктатып булмас иде. Шуңа күрә аның абынып егылуы бу очракта дөрестән дә хәерлегә булган, – ди Андрей Терегулов.
Мондый аяныч хәлләрне булдырмас өчен, табиблар йөкле хатын-кызларга даими рәвештә корсак куышлыгына УЗИ ясатып торырга киңәш итә.
Йөрәк сере
Республика табиблары йөрәккә дә юл яра. МКДЦ табиблары йөрәкне туктатып тормыйча гына әлеге мөһим органга катлаулы операция ясады. Төгәлрәк әйтсәк, дөп-дөп типкән йөрәккә берьюлы ике зур үзгәреш кертә алар: тыгылган кан тамырларын ачып, юан кан тамырына протез куялар. Икесен бер-бер артлы ясасаң, ир-атның гомерен саклап калу мөмкин булмас иде. Шуңа күрә табиблар йөрәкне туктатып тормыйча гына аңа берьюлы ике катлаулы операция ясарга дигән җитди карарга килә. Республика кардиохирургиясе тарихындагы шундый беренче уникаль очрак бу.
Табибларга мөрәҗәгать иткәндә, 70 яшьлек ир-атның аягында кан әйләнеше бозылган, хәтта ампутацияләү чигенә җиткән була. Болар бар да йөрәкнең дөрес эшләмәве аркасында килеп чыккан, ди табиблар. Бәхеткә, операция уңышлы чыга. Йөрәгенә яңа сулыш өрелгән ир-ат катлаулы операциядән соң икенче көнгә ук палатага чыгарыла.
Татарстан табиблары СВОда хезмәт иткән 22 яшьлек Илсаф Әхмәтшинның да йөрәген саклап калды. Брянск тирәсендәге бәрелешләр вакытында җитди җәрәхәт ала ул. Егеткә урында ук беренче ярдәм күрсәтәләр күрсәтүен. Әмма йөрәккә тиз арада катлаулы операция кирәк була. Бу җаваплы эшкә РКБ табиблары алына.
РКБның кан тамырлары хирургиясе мөдире Рифкать Нуретдинов сүзләренә караганда, йөрәккә эләккән кыйпылчык иң нечкә һәм куркыныч җирдә – диафрагма астында ук урнашкан ул. Бу исә – икеләтә җаваплылык дигән сүз. Әлеге катлаулы операцияне профессор, кан тамырлары хирургы Александр Максимов белән бергә ясый алар.
– Без, корсакның туры һәм кыек мускулларын кисеп, диафрагмага барып җиттек. Кан китмәсен өчен, аортаны кысып, ипләп кенә йөрәктәге кыйпылчыкны тартып чыгардык. Шушы ят әйбер аркасында йөрәк мускулларындагы йомшак тукымалар «үләргә» дә өлгергән, бу исә, үз чиратында, кан китү куркынычын икеләтә арттыра. Шуңа күрә безгә ювелир кебек бик төгәл эш итәргә туры килде, – дип елмая хәзер табиблар.
Бер бармак тарихы
Күптән түгел РКБ микрохирурглары Чаллыда яшәүче 57 яшьлек ир-атка бармак үстерде! Бакчада болгарка белән эшләгәндә баш бармагын кисеп алган ул. Җирле хастаханәдә аңа беренче ярдәм күрсәтәләр. Берничә айдан соң исә ир-ат РКБга мөрәҗәгать итә. Яңа бармак үстерү тарихы әнә шулай башлана.
Башта хирурглар аның янбаш сөягеннән 5 сантиметр озынлыктагы сөяк кисәген һәм кан белән тәэмин итә торган артерияне күчереп утырткан. Бармак өлешенә кан килсен өчен, кулын вакытлыча корсакка теккәннәр. Тәҗрибәле микрохирурглар Руслан Радьков белән Эльвира Кадыйрова ясаган операция 4 сәгать дәвам иткән. Алга таба ир-ат ике айга якын, сөякнең үсеп, урынга җайлашуын көткән.
– Күпләр мондый операциягә ризалашмый. Ник дигәндә, корсакка тегелгән кул белән йөрергә теләмиләр. Әмма сөяк башкача җайлаша алмый. Кан килми икән, организм аны кабул итми. Без исә сөякне артерия белән бергә күчердек. Барысы да уңышлы чыкты. Яңа сөяк кул сөякләренә «кушылды», – ди Руслан Радьков.
Шуннан соң табиблар кулны корсактан аерганнар. Барлык яралар төзәлгәннән соң, ир-атка тагын ике операция ясалган. Табиблар артык тире һәм май катламын алып аткан, яңа бармакның тышкы кыяфәтен рәткә китергән. Иң соңгы эш итеп РКБ табиблары нерв очлары булган тире кисәген күчереп утырткан. Шул рәвешле ир-атның бармагы сизә башлаган. Бу операциянең ни дәрәҗәдә уникаль икәне шуннан сүзсез дә аңлашыла.
Белеп тор!
Сүз уңаеннан, тиздән Татарстанда гамма-пычак ярдәмендә дә уникаль операция ясый башламакчылар. Республикада яман шеш белән авыручыларга елына шундый 300 ләп катлаулы операция таләп ителә икән. Әмма әлегә алар мондый операцияне Мәскәүдә генә ясата ала. Аппарат Казанга кайткан инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез