Республика мөмкин булган 100 баллдан 86,37 балл җыйган. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанның күрсәткече бераз начарайган – былтыр ул 86,84 баллга ирешкән булган.
Традицион рәвештә рейтингның беренче һәм икенче урыннарын алып торучы Мәскәү (94,99 дан 94,48 баллга кадәр) һәм Санкт-Петербургның (90,93 дән 90,21 гә кадәр) да күрсәткечләре бераз начарайган.
Идел буе федераль округыннан топ-10 төбәк арасына бер Татарстан гына керде. Самара өлкәсе элеккечә беренче унлыкка керә алмаган, ул 11 нче урында.
Рейтинг төзү методикасы регионнарның икътисади торышын характерлаучы рәсми статистика күрсәткечләрен агрегацияләүгә нигезләнгән. Анализлана торган күрсәткечләрне шартлы рәвештә дүрт төркемгә бүләләр: икътисад масштабы күрсәткечләре, икътисад нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, бюджет өлкәсе күрсәткечләре, социаль өлкә күрсәткечләре. Беренче этапта һәр күрсәткеч буенча федерация субъектының рейтинг баллы исәпләнә, икенчесендә – факторлар төркеме буенча төбәкнең рейтинг баллы, өченчесендә – интеграль рейтинг.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез