Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман культураларын утырту өчен 350 гектар территория әзерләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Шулай итеп, 3,1 гектар мәйданда урман культуралары тулыландырылды. Чаралар “Экология” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча каралган.
Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев республикада шулай ук сабакчалы имән чикләвеген җыю эше алып барылуын әйтте. Хәзер 8 тонна әзерләнгән инде. Шуннан соң белгечләр, киләсе елгы урман культуралары кампаниясенең масштабларын бәяләү өчен, утырту материалын инвентарьлаштыруны башлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез