Бүген Казанда узучы Россия гериатлары һәм геронтологлары конгрессында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева Татарстанны уртача гомер озынлыгы күрсәткече югары булган төбәкләрнең берсе дип атады.
Бүген илдә уртача гомер озынлыгы - 74 яшь, Татарстанда исә 74,9 яшь тәшкил итә. 2030 елга уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәр дип көтелә.
- Соңгы арада актив һәм сәламәт озын гомер дигән төшенчә пәйда булды. Демографик упкын шартларында иң төп бурыч - сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрне үзгәртеп кору, - ди белгеч.
Хәзерге вакытта Татарстанда 81 гериатрия бүлмәсе эшли. Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый бүлмәләрне һәр хастаханәдә ачарга җыена.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез