Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килеп җитте һәм көне буе монда догада булачак. «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗилары, гадәттәгечә, монда өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кыла. Алар Аллаһтан махсус хәрби операция кырларындагы сугышчыларны яклавын, аларның тиз арада гаиләләренә исән-имин кайтуларын һәм тиз арада дошманны җиңүләрен, Россиянең чәчәк атуын һәм илне саклап һәлак булучыларга рәхмәтле булуын сорап дога кылды.
Хаҗилар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен аерым дога кылды: мөселманнар ихластан аның ислам динен куәтләүдәге, республиканы үстерүдәге һәм җәмгыятьтә төрле милләтләр арасында тынычлыкны саклауга юнәлтелгән изге эшләрендә һәм башлангычларында – Аллаһтан ярдәм, шулай ук 200 татарстанлы – махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен хаҗ оештыруда ярдәм иткәне өчен әҗер-савап сорады.
Мөселманнар дога кылганда, шулай ук мөселман өммәтендә тынычлык урнашуын һәм дин кардәшләребезнең газаплары бетүен ялварып сорады.
Гарәфә көне тәмамланганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баеганда, хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә ачык һавада төн үткәрергә китәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә таш ыргыту йолаларын дәвам иттерү өчен, әйләнеп кайтачак.
Татарстан хаҗиларын хаҗның башыннан ахырына кадәр республика җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән төрле белгечтәге 20 табиб озатып йөри.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез