Газетага язылу
  • Фото: Лилия Галимованың МАКС-каналыннан

Татарстан – халыкара дипломатия үзәге: РТ Рәисенең АСЕАН байраклары янындагы фотосы басылды

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) әгъза-илләре байраклары каршындагы фотосын бастырган.

Татарстан – халыкара дипломатия үзәге: РТ Рәисенең АСЕАН байраклары янындагы фотосы басылды

«Син яшәгән республиканың халыкара дипломатия үзәгенә әйләнү мөмкинлеге бик аз, әмма ул беркайчан да нульгә тиң түгел», – дип язган Лилия Галимова МАКС мессенджер каналында.

Россия – АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Форум кысаларында сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерәләр.

Хәзерге вакытта оешмага 11 дәүләт керә. Аларның бишесе – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд һәм Филиппиннар берләшмәнең нигезләүче илләре булган. Соңрак ассоциациягә Бруней, Вьетнам, Лаос, Мьянма һәм Камбоджа кушылган. Көнчыгыш Тимор 2025 елның октябрендә АСЕАНның тулы хокуклы әгъзасы булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре