Аяк мускулларының, йомшармыйча, даими рәвештә югары дәрәҗәдә тонуста булуы сәбәпле, малайга реабилитация уздыру, аны көндәлек карау бик авырга туры килгән. Табиблар, микрохирургия техникасын һәм нейрофизиологик мониторинг куллану нигезендә, арка миеннән аякларга кирәгеннән күп сигналлар җибәреп, мускулларга йомшарырга ирек бирмәгән конкрет нерв тамырларын табып, аларны кискән. “Акыллы” техника белгечләргә бик төгәл эшләү һәм нерв системасының барлык сәламәт функцияләрен саклап калу мөмкинлеге биргән.
Операция уңышлы узган. Табиблар операциядән соң беренче көннәрдә үк баланың аякларындагы тонусының кимүен билгеләгән. Хәзер малайны махсус реабилитация көтә: табиблар аның хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, мускулларын ныгыту буенча эшләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез