Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыккан

2024 елда Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыккан. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Үткән ел республикада әлеге үзәкләрдә 8 276 кеше яңа белгечлеккә укыган.

Федераль бюджет исәбенә оештырыла торган белем бирү курсларында гражданнарның аерым категориясе укый ала. Мәсәлән: 50 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге затлар, инвалидлар, эшен югалту янаган хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр һ.б.

Яңа белгечлеккә укырга теләүчеләр «Россия эше» («Работа России») интернет-порталында (trudvsem.ru/) теркәлеп, белем бирү программасын һәм оешмасын сайлап, гариза җибәрергә тиеш.

Хәзерге вакытта 263 программа буенча укытулар үткәрелә, алар арасында – мәгълүмати технологияләр өлкәсе, мәгълүматлар аналитикасы, программалаштыру, персонал белән идарә итү, финанслар, маркетинг, дизайн, мәгариф, хезмәт күрсәтү һ.б. кебек юнәлешләр бар.

Әлеге портал шулай ук эш тәкъдим итүчеләргә дә кирәкле кадрлар табарга булыша. Мәсәлән, «Максатчан укыту» бүлегендә эш бирүче үзенә кирәкле белгечләрне укыту өчен килешү төзи ала. Ә «Практикалар һәм стажировкалар» бүлегендә яшь белгечләрне булачак эш процессы белән таныштырып һәм предприятиедә практика яки стажировка үтәргә чакырып, алга таба аларны шунда эшкә җәлеп итәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре