Татарстанда 11 мәктәп 85%ка төзелеп беткән

Татарстанда мәгариф өлкәсендә төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта республика территориясендә 11 мәктәп төзелеше бөтенләй диярлек төгәлләнгән инде - 85% эш башкарылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Моннан тыш, ике балалар бакчасы төзелеше бара. Аларның берсе инде 80% ка, ә икенчесе 35% ка әзер.

Республика программалары кысаларында шулай ук 4 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 6 балаларны савыктыру лагере төзелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре