“Татар-информ”га Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шулай дип хәбәр иткәннәр. Хәзерге вакытта табиблар кыз белән элемтәдә булганнарны күзәтүне дәвам итә. Аларга тикшеренүләр һәм вакцинация уздыралар, шулай ук антибиотиклар белән дәвалыйлар.
Моңа кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгында, Бөгелмә лагеренда чирләгән 12 яшьлек кызның үлеменә бәйле рәвештә, менингококк инфекциясенең йоктыру үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр иде.
Исегезгә төшерәбез: бала 1 ноябрьдә лагерьның медицина пунктына мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне аны хастаханәгә озатканнар. 2 ноябрьдә 17.15 сәгатьтә табиблар баланың үлүен теркәгән. Башлангыч диагнозы – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы. Тикшерү комитеты баланың үлү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Яшьләр эшләре министры бу хәлне үз контролендә тота.
Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә балаларны менингококк инфекциясеннән вакцинацияләү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” ачылган. Соңгы мәгълүматларга караганда, хастаханәдә 8 кеше, шул исәптән 2 бала табиблар күзәтүендә тотыла. Аларның хәле тотрыклы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез