Бүген, 24 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явуы мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык булуын кисәтә синоптиклар.
Татарстанда төнлә 11-16 градус, көндез һава 6-11 градус салкын булачак. Атнаның икенче яртысы җылырак булыр фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез