Татарстанда 2 мең укытучы җитми

Киләсе һәм алдагы еллар бюджетында мәгариф, мәдәният өлкәләренә, массакүләм мәгълүмат чараларына күпме акча күздә тотылган? Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар «2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча фикер алышты.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтүенчә, быел дөньяда нефть бәясе арзанаю һәм углеводород чималын чыгаруны киметү аркасында, төбәкнең тулай продукты күләме 1,7 процентка кимеп, аның 2,3 триллион сумнан аз гына күбрәк булачагы көтелә. Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин әйтүенчә, республика бюджетының 90 проценты дәүләт һәм республика программаларын финанслауга корылган.
«Мәгариф» бүлеге буенча 2021 елга чыгым күләменең 68 миллиард 473,7 миллион сум тәшкил итүе күздә тотыла. Мәгариф оешмалары инфраструктурасын төзү һәм яңарту, «Кванториум» балалар технопаркларын, балалар өчен санлы белем бирү үзәкләрен, укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез үстерү үзәкләрен булдыру, башлангыч сыйныфлар укучыларын көнгә бер тапкыр бушлай тукландыруны оештыру һ.б. каралган.

Мәдәният һәм кинематографияне үстерүгә – 8,9 миллиард сум, массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итүгә 1,5 миллиард сумнан артыграк бюджет акчасын бүлеп бирү планлаштырылган.
Марат Әхмәтов, аерым алганда, тармак министрлыкларында бюджет акчасын экономияләү һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау методикасындагы үзгәрешләр белән кызыксынды. Ул шулай ук телләрне үстерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруга бүлеп бирелә торган акчадан файдалануның нәтиҗәсен анализларга тәкъдим итте.
Комитет, фикерләшү йомгаклары буенча, тәкъдим ителгән закон проектына уңай бәяләмә кабул итте.

Утырыш ахырында комитет Татарстанда укытучылар әзерләүне камилләштерү һәм аларның һөнәри үсешен тәэмин итү мәсьәләсен карады. Депутатларга бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Хәзерге вакытта республика мәгариф системасында 65 меңнән артыграк хезмәткәр эшли. Шуның 32,6 меңе – укытучылар. Ел саен республика мәктәпләренә меңгә якын педагог килә. Шул ук вакытта быелгы уку елында республика мәктәпләренә ике меңнән артыграк укытучы җитми. «Аеруча рус теле, математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныфлар буенча буш вакансияләр күп», – диде министр. Шул ук вакытта ул педагогика юнәлеше буенча белем алучы студентлар артуга игътибарын юнәлтте. Министр әйтүенчә, бүген укытучылар әзерләүче һөнәри мәгариф оешмаларында 1541 кеше белем ала. Быел 1,2 мең егет-кыз педагогик вузлар һәм көллиятләр тәмамлаган.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, чыгышларга аңлатма биреп, татар мәктәпләре өчен ике һәм өч телдә эшли алырдай укытучылар әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген әйтте. Депутат Рамил Төхвәтуллин республикада Милли университет булдыру мәсьәләсенең көн кадагына сугуын искәртте.

Бюджет турында закон проектын Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Социаль сәясәт комитетларында да тикшерделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мәктәп укучылар уку-уктыу

Көн хәбәре