Татарстанда 20 меңнән артыграк гаилә бала туганда бер тапкыр түләү алган

Быел Татарстанда 20 меңнән артыграк гаилә бала туганда бер тапкыр түләү алган. Бу максатта барлыгы 502 миллион сумнан күбрәк акча юлланган.

Пособие күләме гаилә кеременә бәйле түгел. Ул 24 мең 604 сум тәшкил итә. Түләү яңа туган һәрбер балага билгеләнә. Пособиене алу өчен ата-ана эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаиләдә беркем дә эшләмәсә, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенә, Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша пособие алуга гариза тапшырырга мөмкин. Ведомствоның Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, бу акча шулай ук опекуннарга, баланы уллыкка (кызлыкка) алучыларга бирелә.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда йөкле хатын-кызларга да пособие билгеләнә. Хәзерге вакытта 3 мең булачак ана әлеге түләүне ала. Айлык пособие күләме гаиләнең мохтаҗлыгына бәйле булып, яшәү минимумы күләменең 50,75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре