Татарстан Рәисе Туган тел көнен югары дәрәҗәдә оештыру һәм эчтәлекле итеп билгеләп үтәргә кушты.
Май бәйрәмнәре якынлаша, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, спорт һәм мәдәни чаралар оештырылуын күзәтергә кирәк, алар кешеләргә ял көннәрен файдалы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Төп бәйрәмнәрнең берсе - 9 Май - Җиңү көне, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. "Бу көнне иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, - диде ул. - Эчтәлекле, кызык, ветераннарга зур игътибар белән. Хәзерге хәлне исәпкә алып, гражданнарның иминлек чараларын, шулай ук барлык террорчылыкка каршы чараларны үтәүне тәэмин итәргә кирәк".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез