"Татар-инофрм" агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикада 6,5 кешегә талпан кадалуын хәбәр итте. Аның сүзләреннән аңлашлыганча, хәзерге вакытта белгечләр кешегә кадалган 3 меңләп талпанны тикшергән.
- Һәр биш талпанның берсе боррелиоз авыруы китереп чыгара торган агулы иде. Билгеле булганча, боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый.Талпан кадалган 13 кеше бу чирне йоктырырга өлгергән, - дип ачыклык кертте Авдонина.
Хәзерге вакытта Татарстанда әйләнә-тирәлекне талпанга каршы эшкәртү тәмамланган. Белгечләр барлыгы 3 мең гактардан артык җирне зарарсызландырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез