Татарстанда 701 балага вакцина ясалган

Татарстанда «Спутник М» вакцинасын 701 балага ясаганнар. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

- Вакцина баланы чирнең авыр формасыннан саклап калырга мөмкинлек бирә, - диде ул. Республикада балаларның 4 проценты коронавирусны авыр формада кичерә икән.

Гомуми саннарга килгәндә, Татарстанда вакцинаның беренче компонентын 2 409 864 кеше ясаткан. Бу халык санының 79,1 процентын тәшкил итә. 620 445 кеше кабат вакцинация узган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Спутник M

Көн хәбәре