Закон проектын Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Хөкүмәте кертте. Документ алдан карау стадиясендә.
«Гражданнар 2019 елның 1 гыйнварына кадәр бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен төзегән бакчачылык яки яшелчәчелек коммерциячел булмаган ширкәтләрне һәм оешмаларны гомуми файдаланудагы милеккә салым түләүдән азат итү чарасын 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни объектлары өчен салым ташламаларын да 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтырга тәкъдим ителә.
Торак пунктларны газлаштыру кысаларында 2022 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган газ торбаларына карата ташламаларны озайту планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез