Газетага язылу

Татарстанда бер әби «элекке хезмәттәшләренә» 2,8 миллион сумнан артык акча күчергән

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе дежур частенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең аферистлар корбанына әйләнүе турында сөйләгән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Әбигә узган елның ноябрендә, кайчандыр үзе эшләгән «завод инженеры» шалтыратып, пенсионерның предприятиедә Украина белән элемтәдә торучы хезмәткәрләр исемлегенә эләгүе турында сөйләгән. Шуннан соң, имештер, ФСБ хезмәткәре шалтыраткан. Ул өлкән яшьтәге хатын-кызны, янәсе, аның исеменнән  акча күчерергә маташуларына, ә инде акча күчерелгән очракта аңа җинаять җаваплылыгы янавына ышандырган.

Әби, бик нык куркуга төшеп, “ФСБ” белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән. Аферистлар кушуы буенча, акчасын счетыннан алып, тегеләрнең счетларына җибәргән. Шулай итеп, пенсионер мошенникларга барлыгы 2 885 000 сум акчасын күчергән.

Аферистлар акча белән генә дә тукталып калмаган. Алар карчыктан торагын сатуны таләп иткән. Пенсионер шунда гына эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре