24 июньдә Аксубай районының Яңа Илтерәк авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Фаҗигадә йорт, андагы барлык мөлкәт һәм документлар көлгә әйләнгән, дип яза “Аксубаево” басмасы. Йорт һәм мал-мөлкәт иминиятләштерелмәгән, янгын чыгу турында хәбәр бирүче приборлары булган.
Авылдашлар, район һәм җирлек җитәкчелеге зыян күргән гаиләгә ярдәм кулы сузган. Хәзерге вакытта гаиләнең төзи башлаган яңа йортын ашыгыч төстә өлгертеп җиткерү мәсьәләсе хәл ителә.
– Янгын чыгуның сәбәбе 2017 елда туган баланың шуклыгына бәйле, дип аңлатып үткән басма хәбәрчесенә Аксубай һәм Нурлат районнары буенча өлкән тикшерүче, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Балаларны беркайчан да үзләрен генә өйдә калдырырга ярамый! Шырпы, кабызгыч, шәм кебек әйберләрне балаларның күз алдында калдырмасагыз иде!
Шул ук вакытта белгечләр балаларга мичкә ягып җибәрергә, газ плитәсен, электр җиһазларын кабызырга кушмаска киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез