Газетага язылу

Татарстанда бер егетне БПЛА видеосын мессенджерга урнаштырган өчен штрафка тартканнар

Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек егетне район предприятиесе өстеннән очып баручы дронны видеога төшереп интернет челтәренә урнаштырган өчен штрафка тартканнар.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре интернет челтәрен күзәтү барышында әлеге роликны тапкан. Видео бер мессенджерга урнаштырылган булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре видео авторының кем икәнлеген ачыклаган.

Аңа 4 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Мондый материалларны бастыру Татарстан Рәисенең 29 август, 2025 ел, № 695 Указын һәм Татарстан Республикасы КоАП 2.21 статьясын (“Режим (төп әзерлек дәрәҗәсендә) кысасында чараларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан Татарстан Республикасы норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәмәү”) булып тора. Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән чикләүләрне үтәргә һәм төбәкнең иминлегенә зыян салырдай мәгълүмат таратмаска чакыра. Моның ише фото-видеолар урнаштыру административ җаваплылыкка гына китереп калмыйча, иҗтимагый иминлек мәнфәгатьләренә зыян салу максатында да кулланылырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре