Әлеге ир-атның узган елда социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә нацистлар символикасын урнаштыруы билгеләнгән. Моның өчен аны административ җаваплылыкка тартканнар. Быел исә ул февраль аенда хастаханәдә дәваланганда, сырхауларга, медицина хезмәткәрләренә иңбашындагы нацистлар атрибутикасы рәвешендәге татуировкасын – свастикасын күрсәтеп йөргән.
Хөкем ителүче, гаебен танып, якындагы көннәрдә татуировкасын бетерергә вәгъдә иткән. Шул бер үк җинаятьне кабат кылуын һәм талау турында статья буенча җәза чарасына да хөкем ителгән булуын исәпкә алып, аны бер ел да алты айга колониягә озатканнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез