Эш материаллары буенча, ир белән хатын кәеф-сафа корып утырганда, өйгә хатынының ахирәте килеп кергән. Табыннан соң ир белән хатын арасында тавыш чыккан. Ир хатынын кыйнаган, шуннан соң кулына пычак алып, хатынына һәм ахирәтенә янаган.
Судта ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Аның гаебен тануын, зыян күрүчеләр белән уртак тел табуын һәм хәмергә бәйлелеген исәпкә алганнар. Әмма авыр җинаять кылган өчен элек тә хөкем ителгән булуы сәбәпле, ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
“Хөкем ителүчене җәмгыятьтән аерудан башка гына төзәтү мөмкин түгел”, – диелгән хөкем карарында. Шуны истә тотарга кирәк: хәтта кызып киткән чагында әйтелгән сүзләр өчен дә җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Гаиләдә көч куллану очраклары булса, җәбер-золымга түзеп тормаска, бәлки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез