Татарстанда бер миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хөкүмәт йортында узган брифингта быелның сигез аенда республикада 982 996 кешенең диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узганлыгын хәбәр итте.

Әлеге тикшернүләр барышында һәр ун кешенең берсе - артык авырлыктан интегүе, һәр ун кешенең берсенә йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу куркынычы янавы ачыкланган. Быел диспансеризация укучыларның дүрттән бере профилактик тикшеренүнең икенче этабына, җентеклерәк тикшеренү узарга җибәрелгән.

Мондый профилактик чаралар вакытында республикада яшәүче һәр 12 кешенең берсе беренче тапквр үзендә теге яки бу чир барлыгы турында белгән.

"Диспансеризациянең төп максаты - кеше гомерен саклап калу. Ел уздымы, сәламәтлекне кабат тикшертергә кирәк. Бу күп кенә чирләрне вакытында ачыклап, вакытында дәваларга ярдәм итә", - диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре