“Полиция хезмәткәре” белән мессенджер аша элемтәдә торган.
Чаллы көллиятенең 67 яшьлек укытучысы банкка бик зур бурычлы булып калган. “Челниские известия” язганча, аның мессенджерына бер ир-ат шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырган. Ул хатын-кызның банктагы акчасын саклап калу өчен чара күрергә кирәклеген әйткән. Укытучы, хафага төшеп, тегенең барлык киңәшләрен үтәргә булган. Банкка барып, ике көн эчендә барлыгы 2 миллион сумлык ике кредит алган. Шуннан соң, өлешләп, үзенә әйтелгән “запас счет”ка күчергән.
Банк эшен бетергәч, өлкән яшьтәге укытучы акчаның барып җитү-җитмәвен, аны кайчан үзенә кайтара алуын белешмәкче булган. Әмма барлык сораулары җавапсыз калган...
Тагын бер очрак. 31 яшьлек ир-егет сайтта үзенә ошаган бәядән айфон сату турында белдерү тапкан. Күрсәтелгән телефон аша шалтыратып, нәрсәләрнедер ачыклаган да, 170 мең сум күчереп тә куйган. “Сатучы” акчаны алган, әмма кыйммәтле товарны җибәрмәгән. Телефонын да сүндереп куйган. Тикшерү барышында айфон “хуҗасы” номерының Мәскәүдә теркәлгәнлеге билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез