Газетага язылу

Татарстанда беренче яртыеллыкта бер кешенең айлык уртача кереме арткан

Татарстанда беренче яртыеллыкта бер кешенең айлык уртача кереме 75,5 мең сум тәшкил иткән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка зуррак сан бу.

Ә инде бер кешегә туры килә торган чыгымнар, 14,3 процентка артып, 58 мең сумга җиткән. Узган елның беренче яртыеллыгында исә республикада бер кешегә туры килгән айлык уртача керем – 67,4 мең сум, чыгым 50,8 мең сум чамасы булган.

 

Тулаем Россия буенча быел беренче яртыеллыкта халыкның кереме – 7,3, чыгымы 15,9 процентка үскән. Идел буе федераль округы буенча 10,8 һәм 14,2 процентка күбәйгән.

 

Хезмәт хакына килгәндә, елның беренче алты аенда республика оешмалары хезмәткәрләренә уртача 98,5 мең сум (узган елдагыдан 16,4 процентка зуррак) исәпләнгән. Июньдә, 15,7 процентка артып, 104,5 мең сум булган.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре