Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
"Без төзелеш эшләре башлануга якынлашабыз, димәк, якын арада ишегалларын төзелеш сезонына әзерләүгә керешәбез, берничә атнадан халыкка төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын тәкъдир итүгә керешәбез. Исегезгә төшерәм, милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерү бурычы әлегә кадәр тәмамланмаган. Срок 14 март иде. Бүгенге көнгә 678 ишегалдының бары тик 468 ишегалды буенча гына беркетмәләр кабул ителгән, тагын 116 документ комплекты тикшерелә, 94 комплект әле дә муниципаль берәмлекләрдә», - диде Наилә Зиннәтуллина.
Җайланмалар белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр барысы да төзелгән килешүләр буенча аванслар алган.
Балалар өчен һәм спорт җайланмалары буенча 100% спецификация эшләгән, җитештерүче заводларда заказлар формалаштырылган һәм урнаштырылган. Урам җайланмалары һәм хуҗалык-көнкүреш җайланмалары җитештерүчеләр агач, металл, лак-буяу материаллары сатып алалар. Әзер әйберләрне төяп җибәрү апрельдә үк башлана.
Челтәр оешмаларының эш графиклары программада катнашучы барлык 16 муниципалитет буенча да әзерләнгән. "Әлеге мәгълүмат нигезендә без юл эшләре һәм яктырту эшләре графигын формалаштыру этабына күчәбез. Чаллы, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Лаеш һәм Мамадыш районнарында юл эшләре графиклары формалаштырылган инде. Эшләр 1 апрельгә башланачак«, - дип хәбәр итте "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фонды директоры.
Ишегалларын төзелеш сезонына әзерләү кысаларында территорияләрне законсыз корылмалардан чистарту яисә милекчеләр белән аларны тәртипкә китерү, шулай ук авария хәлендәге агачларны кисү алып барыла.
Соңгы 2 атна эчендә программа адресына мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек арткан. Барлыгы 6 районнан 121 мөрәҗәгать алынган. Алар барысы да вакытында эшкәртелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез