Кичә 18 очрак мәгълүм булган иде.
Татарстанда ботулизмнан шикләнеп табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны 19 кешегә җиткән. Бу хакта “KazanFirst” “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Барлык агулану очраклары “Локалкитчен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән фасольле салат куллануга бәйле. Зыян күргән 17 кеше йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. 1 кеше хастаханәдә дәваланудан баш тарткан.
 Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе кулланучыларның иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү турында статья буенча җинаять эше кузгаткан.
 “Роспотребнадзор” ботулизм сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба мондый очракларны булдырмау чараларын күрү өчен тикшерү уздыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез