Оештыру комитеты форумны әзерләгәндә һәм уздырганда дәүләт хакимияте органнарының, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге оешмаларның, эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләренең һәм башка оешмаларның үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен төзелә.
Яңа структура форумның эшлекле программасын, шулай ук аны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын эшләү һәм раслау, планны гамәлгә ашыру барышын анализлау һәм бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тоту, төрле оешмаларның эшен координацияләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм координацияләү кебек бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Оештыру комитеты рәисе итеп РФ төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ә рәистәше итеп ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Рәистәшләр урынбасары итеп ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде. Оештыру комитеты секретаре итеп РФ Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин билгеләнде, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез