Газетага язылу

Татарстанда дәүләт милке керемнәре 1,3 миллиард сумнан арткан

2026 елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен кулланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керемнәр 1 321 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына сылтама белән «Татар-информ».

Керемнәр структурасында милекне арендага бирүдән кергән табыш – 197,59 миллион сум, дәүләт унитар предприятиесе чиста табышының бер өлеше – 40 миллион, җирне арендага бирүдән – 93,68 миллион, сервитуттан – 31,17 миллион, идарә итүдән – 75,06 миллион, дивидендлар – 818,9 миллион, мөлкәтне сатудан – 56,96 миллион, җир кишәрлекләре сатудан – 7,6 миллион, башка керемнәр 0,05 миллион сум тәшкил иткән.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров сыйфатлы керемнәр активлар белән нәтиҗәле идарә итү буенча системалы эш нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре