Татарстанда энтеровирус белән авыручылар саны ике тапкыр арткан

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бер ел эчендә Татарстанда балалар өчен аеруча куркыныч саналган энтеровирус белән авыручылар саны ике тапкыр артканлыгын хәбәр итте.

"Бу чир, нигездә, 14 яшьлек балалар арасында ачыклана. Энтеровирус йоктыру очракларының 95 проценты нәкъ менә шуңа туры килә", - ди белгеч.

Авдонина сүзләренә караганда, әлеге чир һава аша күчә. Шуңа күрә әлеге чирне йоктырган кеше белән аралашырга ярамый. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү дә мөһим. Чирдән саклану өчен краннан су эчү, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену тыела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре