Куркыныч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән республиканың Әлмәт районында булган. Транспортта сигез кеше утырган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Кәләй авылы янында иртәнге җиделәр тирәсендә Белорусиядән килгән төзүчеләр бригадасы утырган "ГАЗель" микроавтобусы әйләнгән. Шаһитлар сүзләренчә, йөртүче кинәт аңын югалткан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, аларны ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез