Республикада яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен барлык ярдәм чаралары турында мәгълүматлардан торган яңа сайт эшләгәннәр. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Төбәкне идарә итү үзәгендә (ЦУР) туры эфир барышында шул хакта сөйләде.
Туры эфир үзәкнең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында уздырылган.
“Бу сайтта төрле категориядәге кешеләргә күздә тотылган барлык чаралар урын алачак. Ягъни, кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә икән, дип баш катырырга кирәк булмаячак. Үзебез өчен, гаиләбез өчен нинди чараларның каралганлыгын, теге яки бу очракта нинди документлар тапшырырга кирәклеген шушы сайттан белеп булачак”, – дип аңлаткан Фазлыева туры эфир вакытында.
Family-tatarstan.ru сайты бүген эшли башлаган. Татарстан гаиләләре өчен платформа бу. Анда, республикада күрсәтелә торган барлык ярдәм чараларыннан тыш, гаилә бәйрәмнәре һәм бәйгеләренә анонслар да урнаштырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез