Закон ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм “Герой ана” исеменә лаек булган хатын-кызларның бушлай җир кишәрлеге алу хокукын билгели. Моннан тыш, Җир кодексында хәзер мондый җир кишәрлекләрен бирү тәртибе дә язылган.
Аерым алганда, җир кишәрлеген алу өчен исәпкә басу өчен, хатын-кыз үзе яши торган территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органына тиешле гариза һәм аның хокукын раслый торган документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җир кишәрлеге бирү турындагы гариза теркәлгәннән соң 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә һәм исәпкә кую вакытыннан алып 30 көн эчендә “Герой ана” исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим ителә.
Җир кишәрлекләре шәһәр торак пунктлары чикләрендә кимендә 0,08 гектар, авыл торак пунктлары чикләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә кимендә 0,25 гектар күләмендә бирелә. Закон Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка имзалауга җибәрелде. Документ рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез