Газетага язылу

Татарстанда һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә

Республикада 935 мең өлкән яшьтәге кеше яши.

Аларның 18,2 меңенә социаль хезмәткәрләр билгеләнгән. 5,9 мең өлкән кеше озак вакытлы карау системасы аша ярдәм алган. Бу хакта еллык киңәйтелгән утырышта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

– Өлкәннәргә игьтибар зур. Берсе дә читтә калмый. 854 өлкән кешегә ярдәмчеләр билгеләнде. Өлкәннәрнең 3 меңгә якын туганы аларны тәрбияләргә укытылды, - ди министр.
Шулай ук "Демография" илкүләм проекты ярдәме белән авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 59,9 мең кеше диспансеризация узган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре