Татарстанда рәхәт, җылы һава торышының ахыры якынлаша. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, чәршәмбе – 18 октябрьдә көндезге температура +3...+8 градустан артмаячак инде. Төнге сәгатьләрдә +1...+5 градус. Көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән карлы яңгыр көтелә. Пәнҗешәмбе – 19 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +5...+10 градус күрсәтәчәк. Төнлә 0...+3.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә: 20–21 октябрьдә көндез һава температурасы +2...+8 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнлә исә 0...+3 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез