Татарстанда һава торышы үзгәрә: яшенле яңгырлар явачак

Бу көннәрдә Татарстанда циклон йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып узды, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил булды. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 13 июльдә көнчыгыш районнарда яшенле яңгырлар яварга мөмкин, секундына 17 метрга кадәр тизлектә салкынча җил көтелә. Һава температурасы төшә: көндез +21...+26 градус, төнлә +10...+15 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Якшәмбе – 14 июльдә республика территориясендә антициклон урнашачак. Явым-төшемсез, җилсез диярлек. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+15 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында кыска вакытлы яңгырлар яварга, урыны белән боз булырга мөмкин. Тагын эссе көннәр башлана: һава температурасы +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре