Татарстанда яңа төзелеп килүче торакның дүрттән өч өлеше, кыйммәт булу сәбәпле, сатылмый

Татарстанның күчемсез милек базары “тулган”. Июль ае мәгълүматларына караганда, төзелеп килүче фатирларның нибары 26 проценты гына сатылган, дип яза “БИЗНЕС Online”.

Белгечләр әйтүенчә, соңгы ике елда Татарстанда күчемсез милек базары тулганнан-тула. Чагыштыру өчен: 2021 елның июлендә сатылмаган торак өлеше 37% тәшкил итсә, 2022 елның июлендә бу күрсәткеч – 44%, 2023 елның июлендә инде 74 процентка җиткән.

Төп сәбәпләреннән берсе – фатир бәясенең кинәт кенә артуы. 2021 елның июлендә 1 кв.м. торак мәйданы уртача 80 мең сум торса, бер елдан соң – 107 мең сумнан артып киткән, 2023 елның июлендә инде 137,6 мең сумга җиткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре