Татарстанда янгыннар саны 33 процентка арткан

Татарстанда ел башыннан 1320 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда 33 процентка артык дигән сүз бу. Былтыр әлеге сан 991 гына булган. Аның каравы, янгында үлүчеләр саны кимегән. Узган ел 48 булса, быел 46. Бу хакта хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сөйләде.

– Янгыннарның күбесе коры үләнгә ут кабуга бәйле. Быел аларның саны 442. Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк дигән сүз бу. Былтыр коры үләнгә ут кабуның 152 очрагы теркәлгән иде, – ди Максим Трущин. – Ут чыгуның иң күп очрагы Түбән Камада теркәлгән. Биредә 59 тапкыр янгын чыккан. Әлеге исемлектә Казан, Чаллы шәһәрләре, Тукай, Яшел Үзән районнары бар. Үләннән йортка капкан ике янгын да теркәлде.

Баш инспектор алда көткән бәйрәм көннәрендә аеруча сак булырга киңәш итте.
– 14 апрельдән 11 майга кадәр янгын куркынычсызлыгына каршы махсус режим кертелде. Инде кагыйдә бозучылар да бар. 16 кешегә штраф салынды, – диде ул. – Махсус режим кертелгән вакытта, таләпләрне искә алмыйча, учак ягучыларга, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән 80 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән – 800 мең сум. Шуңа күрә, сак булырга, таләпләрне үтәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре