Республикада июль азагына кадәр яңгырлы, эссе һава сакланачак. Ял көннәрендә, киләсе атна башында да безне шундый ук һава торышы көтә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә: 28-29 июльдә урыны белән яшенле яңгырлар, боз, кыска вакытлы көчле җил булырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы+31...+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +15...+22 градус.
Якшәмбе – 30 июльдә дә урыны белән көчле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 17-22 метрга кадәр тизлектә көчле җил булырга, боз яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +26...+31 градус чикләрендә тирбәләчәк. Көнчыгыш районнарда эсселек +35 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә +17...+22 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез