Татарстанда яшәүчеләр кимендә 70 мең сум алып эшләргә тели.

Татарстанда яшәүчеләр кимендә 70 мең сум алып эшләргә тели. Республикада вакансияләр буенча тикшеренү уздырылып, эш бирүчеләрнең күпме хезмәт хакы тәкъдим итүен, кешеләрнең алардан күпме акча көтүен ачыклаганнар. Һһ.ru Поволжье мәгълүматларына караганда, эш бирүчеләр узган айда 43,7 меңнән артыграк вакансия ачкан.

Эш эзләүчеләр исә, үз чиратында, 168 мең резюме (узган елның сентябрендәгегә караганда 26 процентка зуррак сан) урнаштырган. Тәкъдим ителә торган хезмәт хакы, элеккечә үк, көтелгәннән кимрәк.  Инде әйткәнебезчә, республикада яшәүчеләр 70 мең сум алып эшләргә тели.  Бу сан ил буенча уртача керем күләменә туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре