Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы тавыш биргән

Россиядә Президент сайлавы дәвам итә. 15:00 сәгатькә караган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлык сайлаучыларның 54,5 проценты инде тавыш биргән. Бу хакта журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Гомумән алганда, Татарстанда тавыш бирү хокукына 3 миллионга якын кеше ия.
- Татарстан халкы актив тавыш бирә. 15:00 сәгатькә сайлауда катнашучыларның саны 1,5 миллионнан артып китте, - диде Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, республикада тавыш бирү процессына йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәгән.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре