Газетага язылу

Татарстанда инвалид балалар үстерүче күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чарасы кертеләчәк

Татарстанда инвалид балалар үстерүче күп балалы гаиләләргә олы балага 23 яшь тулганчы социаль ярдәм чаралары күрсәтергә тәкъдим ителде.

Закон проектын ТР Дәүләт Советына ТР Хөкүмәте кертте. Ул парламентта алдан карау стадиясендә.

«Өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче (шул исәптән уллыкка алып тәрбияләүче) гражданнарга, өлкән балаларына 18 яшь тулганчы (белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә кадәр) социаль ярдәм чаралары күрсәтелә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Әмма инвалид балалар еш очракта 18 яше тулгач көндезге формада укый алмый һәм ата-аналары тәрбиясендә яшәвен дәвам итә, дип билгеләп үтелә документта.

Күп балалы гаиләләрдә өч яшьтән алты яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр. Шулай ук андый гаиләләр торак өчен һәм коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия ала. Үзәк җылыту системасына тоташмаган йортларда яшәүчеләргә ягулык бәясенең 30 проценты кайтарыла.

Моннан тыш, укучы балаларның ата-аналарының берсенә балалары укуны тәмамланганчы юлда йөрү өчен айлык субсидия түләнә. Әлеге субсидиянең күләме 400 сум тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре