Менделеевск районында Куйбышев тимер юлының Тихоново станциясендә йөк поездының буш вагоны юлдан читкә килеп төшүе сәбәпле, поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатылган, берничә рейсның расписаниесе үзгәртелгән. Бу хакта “Татар-информ” Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Шулай итеп, Мәскәү – Круглое Поле 111 нче поезды пассажирлары Тихоново станциясеннән Чаллы һәм Круглое Поле станцияләренә кадәр автобусларда китереләчәк. Ә инде Круглое Поледан Мәскәүгә 112 нче поездда баручыларга, бу поездга утыру өчен, Круглое Поле һәм Чаллы станцияләреннән Тихоновога кадәр автобус рейсы оештырыла.
Түбән Камадан Ижауга баручы 6678 нче шәһәр яны поездының маршруты үзгәрә. Хәзер ул Чаллыга кадәр расписание буенча барачак. Ә аннан соң Ижевскига кадәр әлеге поезд хәрәкәте туктатып торыла.
Кама прокуратурасы йөк поезды вагонының тимер юлдан килеп төшү очрагы буенча тикшерү башлап җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез