Яңа уку елында республикада 2 мең укытучыга кытлык бар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.
– Күбрәк математика, физика, рус теле, чит тел, башлангыч сыйныф укытучылары җитми. 306 математика укытучысы кирәк. КФУ белән Чаллы педагогика уку йортлары быел 147 генә белгеч әзерләгән. Әлеге яшьләрнең барысы да мәктәпләргә эшкә урнашкан очракта, бу кытлыкның яртысы гына капланачак, – ди министр, кадрлар мәсьәләсенә тукталып.
Физика буенча да шул ук хәл. Әлеге фәннән 146 укытучыга сорау булса, югарыда әйтелгән уку йортлары нибары 40 белгеч кенә чыгарган.
Илсур Һадиуллин белдергәнчә, бу проблеманың бер өлеше вузларда өч ел дәвамында уңышлы укыган студентлар хисабына да хәл ителә. Узган ел мәктәп һәм бакчаларда шундый 445 студент белем һәм тәрбия биргән.
– Вазгыять кискен булып кала бирә. Моны мәктәпләрдә профориентация эшен көчәйтү, районнар һәм вузларда кызыксындыру чаралары белән җәлеп итеп, бергәләп хәл итәргә кирәк, – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез