Газетага язылу

Татарстанда Кама елгасында бер көймә тимер понтонга килеп бәрелгән: һәлак булучылар бар

Чистайда көймә станциясендә фаҗига булган.

«Татар-информ» Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, көймә зур тизлектә килгән бер мәлдә, «чыгымчылап», тимер понтонга килеп бәрелгән.

46 яшьлек ир-ат һәлак булган. Мәетне, килеп туган хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен, тикшерүчеләргә тапшырганнар. 42 яшьлек ир-атны Чистай район үзәк хастаханәсенә озатканнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре